Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгына Юрий Гагарин медале тапшырылды

Россия Космонавтика федерациясе муниципаль район башлыгы Александр Никошинны Юрий Гагарин медале белән бүләкләде.

Күптән түгел Россия Космонавтика федерациясе президенты, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, СССРның очучы космонавты, авиация генерал полковнигы Владимир Коваленок Александр Никошинны Юрий Гагарин исемендәге медаль белән бүләкләү турындагы карарга кул куйган иде. Медальне тапшырганда "Аэроджет" Америка аэрокосмик компаниясенең Россиядәге вәкиле Анатолий Михеев болай диде:

- Чит илләр Россиягә карата икътисади санкция чаралары кулланган чорда да Әлки районы Сезнең җитәкчелектә уңышлы үсә. Әлки җирендә ил космонавтикасын үстерүгә өлнш керткән кайбер галимнәр туып үскән яки биредә яшәгән. Районның туган якты өйрәнү музеенда космонавтикага багышланган бүлек Сезнең ярдәм белән эшләп килә. Ул Россия космонавтикасы музейлары ассоциациясенә кертелде. Хезмәтегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев