Әлки районы данын күтәрүчеләрне Казанда хөрмәтләделәр
Яңалыклар

Әлки районы данын күтәрүчеләрне Казанда хөрмәтләделәр

Бу атнада Казанда иң зиһенле һәм тырыш балаларны - фән олимпиадалары призерларын һәм җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Әлеге тантанада районыбыздан биш укучы катнашты. Алар - Базарлы Матак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илүзә Сираева, 7 сыйныф укучысы Миләүшә Галләмова, Иске Матак мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Галина Тихонова һәм 7 сыйныф укучысы Данил...

Бу атнада Казанда иң зиһенле һәм тырыш балаларны - фән олимпиадалары призерларын һәм җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.

Әлеге тантанада районыбыздан биш укучы катнашты. Алар - Базарлы Матак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илүзә Сираева, 7 сыйныф укучысы Миләүшә Галләмова, Иске Матак мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Галина Тихонова һәм 7 сыйныф укучысы Данил Матюшкин, Әхмәт мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Энҗе Хәмитова. Бу малай һәм кызларыбыз - район һәм республика олимпиадаларында җиңүләр яулаган укучылар, мәктәпләренең горурлыгы.


Нет комментариев