Яңа Салмандагы "Каенкай" балалар приюты тәрбиячеләре "Ритэк" социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грант оттылар.
Тәрбиячеләр Гөлчәчәк Нуруллина һәм Гүзәлия Закирова әлеге конкурсның "Спорт" номинациясендә "Сәламәт булу - бәхет!" проекты белән катнашканнар иде. Алар откан 100 мең сум грант средстволарына спорт җиһазлары сатып алырга ниятлиләр.
Приют хезмәткәрләре "Ритэк" конкурсында инде икенче ел рәттән катнашалар. Былтыр педагог-психолог Гөлия Гатауллинаның "Гаилә кыйммәтләре" проекты 50 мең сумлык грант откан иде. Бу акчага профессиональ фотоаппарат һәм төсле принтер сатып алдылар.
Нет комментариев