Яңалыклар

Әлки районы пенсионерларына 5 мең сумлык түләүне 2017 елның 15 гыйнварыннан соң тараталар

Гыйнвар аенда пенсионерларны сөенечле вакыйга көтә: 2016 елның 31 декабренә пенсионер булган һәм пенсия алып торган кешеләргә Россия Президенты Указы белән 5 мең сум акча биреләчәк. Районда аны 6458 пенсионер алачак. Ике урыннан пенсия алучыларга (әйтик, хәрбиләргә) бу акча Пенсия фонды аша түләнәчәк. 5 мең сумлык "бәхетне" почта я кредит...

Гыйнвар аенда пенсионерларны сөенечле вакыйга көтә: 2016 елның 31 декабренә пенсионер булган һәм пенсия алып торган кешеләргә Россия Президенты Указы белән 5 мең сум акча биреләчәк.

Районда аны 6458 пенсионер алачак. Ике урыннан пенсия алучыларга (әйтик, хәрбиләргә) бу акча Пенсия фонды аша түләнәчәк.

5 мең сумлык "бәхетне" почта я кредит оешмалары ияләренә 2017 елның 15 гыйнварыннан соң аерым төзелгән график буенча ияләренә җиткерәчәк.


Нет комментариев