Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: терлекчелек тармагына яңа куркыныч яный

Район башкарма комитетеның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы булып үтте.

Анда терлекчелек тармагына янаучы нодураль дерматит йогышлы авыруы турында сөйләштеләр. Мөгезле эре терлекләр асраучыларга бу чир бик зур зыян китерү куркынычы белән яный.Комиссия утырышында чыгыш ясап район баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин болай диде:

- Хәл бик җитди һәм катлаулы. Россиядә беренче тапкыр нодураль дерматит белән авыру очраклары 2015 елда күзәтелгән иде. Ул илнең иң көньяк төбәкләрендә, югары температуралы өлкәләрдә булды. Ә быел исә безгә чагыштырмача якын Оренбург өлкәсендә терлекләр авыру очрагы теркәлде. Нодураль дерматит - сыер-үгезләрне дә, сарык һәи кәҗәләрне дә юкка чыгарырга сәләтле чир ул.Аңа каршы вакцина әлегә юк. Авыруны черкиләр һәм башка кайбер бөҗәкләр тарата. Хәзер, җәй көне, терлекләр көтүгә йөргәндә, нодураль дерматитның таралу куркынычы аеруча зур. Шуңа күрә терлекчелек белән шөгыльләүнчеләр сак булырга, сыерларны, кәҗәләрне һәм сарыкларны аерым асрарга тиешләр.

Ветеринария табибы шулай ук Соль-Илецк шәһәренә Тозлы күлдә ял итәргә баручыларны да кисәтте. Чөнки ул яктан, әйтик, җилә-җимеш, карбыз алып кайтканда нодураль дерматитны таратучы шул ук черкиләрне дә ияртү куркынычы бар бит. Кыскасы, терлекчелек тармагына янаучы бу яңа йогышлы авыру өстәмә саклык чаралары таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев