Әлки районында бүген ике 9 сыйныф укучысы төп дәүләт имтиханы тапшыра
Яңалыклар

Әлки районында бүген ике 9 сыйныф укучысы төп дәүләт имтиханы тапшыра

Чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен иң җаваплы чор - дәүләт имтиханнары башланды.

Бүген 9 сыйныф укучылары беренче төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыра. Инглиз теленнән имтихан сайлаган ике укучы бу сынауны Алексеевскида узалар.

Ә 11 сыйныф укучылары өчен беренче бердәм дәүләт имтиханы (география, информатика, ИКТ фәннәреннән) 29 майга билгеләнгән. Районыбыздан өч укучы бу фәннәрдән сынауны Чистайда тапшырачак.


Нет комментариев