Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында фронттан килгән хатлар архивы төзелә

Бөек Ватан сугышы чорында фронттан килгән хатларны кайбер гаиләләрдә әлегә кадәр кадерләп саклыйлар.

Ул өчпочмакларның һәрберсенең үз тарихы. Кайсы бәхетле, кайсы моңсу. Сугыш чоры хатларыннан "Тарихи хәтер" дигән онлайн-архив төзелә. Ул һәркем өчен ачык булачак, суггыш чоры турында истәлекләрне саклау һәм җанландыру мөмкинлеге бирәчәк. Хатлар район башкарма комитетының архив бүлегендә кабул ителә.

Гаиләгездә Бөек Ватан сугышы фронтларыннан алынган хат яисә открытка саклана икән һәм сез аларны башкаларга күрсәтергә әзер икән, архивка алып килегез яисә үз авыл җирлеге советына тапшырыгыз. Архивта аларның күчермәсен эшләп төп нөсхәсен кире кайтарачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев