Безнең район авылларында инвалидлар һәм ялгыз яшәүче өлкәннәр торган 80 өйгә, күп балалы гаиләләр яшәүче 13 өйгә янгынны кисәтү җайланмасы куелачак.
Узган елда күп балалы гаиләләр, имин булмаган гаиләләр яшәгән 32 өйгә шундый җайланма куелган иде инде. Ул өйдә төтен чыкса көчле тавыш бирә, хәвеф турында хәбәр итә. Һәр өйгә шундый өч җайланма беркетелә (бүлмә саен берәр). Бу җайланмаларны авыл җирлекләре башкарма комитетлары әзерләгән исемлек буенча янгын янгын сүндерү часте аша тараталар.
Нет комментариев