Әлки районында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты башлана
Яңалыклар

Әлки районында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты башлана

Волейбол буенча ир-атлар командалары арасында район чемпионатына 3 октябрьдә старт бирелә.

Һәр елны районыбызда волейбол буенча район беренчелеге ярышлары үткәрелә. Ул гадәттә көз айларында башлана һәм 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан төгәлләнә. Дүрт айдан артык дәвам итәсе бәйгедә район оешма-учреждениеләре, авыл җирлекләре командалары көч сынашачак. Әлегә командаларны туплау бара, беренче күнегүләр үткәрелә.

Бераз соңрак хатын-кызлар командалары арасында да волейбол ярышлары башланачак. Аларның җиңүчеләре 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ачыкланачак.


Нет комментариев