Базарлы Матактан Казан һәм Болгар юнәлешләрендәге юлларга заманча яктырткычлар куелды.
Моңа кадәр район үзәгеннән чыгуга юлларда яктырткыч лампалар куелган баганалар бетә иде. Инде быел Казан һәм Болгар юлларына 32 фонарь баганасы утыртылды. Алар юл хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирә. Әлеге эшне "Төзелеш" җәмгыяте башкарган. Яктырткычларга электр энергиясен экономияли торган лампалар куелган. Аларны кабызу-сүндерү автомат рәвештә башкарыла.
Нет комментариев