Әлки районында өлкәннәрне компьютерга өйрәтү курслары эшли башлый
Яңалыклар

Әлки районында өлкәннәрне компьютерга өйрәтү курслары эшли башлый

18 октябрьдән Базарлы Матакта өлкән кешеләрне компьютер белемнәренә өйрәтү курслары эшли башлый.

Анда эшләмәүче 55 яшьтән олырак хатын-кызлар һәм 60 яшьтән олырак ир-атлар кабул ителә. 18 октябрьдән шулай ук өлкәннәр өчен "Сәламәт яшәү рәвеше" курсы да эшен башлый. Пенсионерлар әлеге курсларга 2-00-48 телефоны буенча пенсия фонды идарәсендә языла ала.


Нет комментариев