Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Ләйсән” бассейнының суын алыштырылар

"Ләйсән" бассейнында тагын төзелеш эшләре башланырга тора.

Бассйен директоры Айтуган Вафин әйтүенчә, берничә көн буе бассейн савытларыннан суны агызганнар, аларны юганнар, чистартканнар. Екатеринбург шәһәреннән килгән махсус бригада бүген-иртәгә өстәмә төзелеш эшләре башкарачак. Йөзүчеләргә уңайлы булсын өчен йөзү юлларының буеннан буена махсус боҗралар куелачак, төшү-менү баскычлары ясалачак. Бу эшләрәгә керешкәнче башта савытлар стеналарындагы су һткәрә торган урыннарны төзәтәчәкләр. Ул кимчелекләр бассейнны төзегәндә җибәрелгән булган.

Быелгы җәй табигый сулыкларда коенырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә төзүчеләр бассейнны төзәтү эшләрен озакка сузмас дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев