Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясенә старт бирелде

Беренче сыйныфка укырга баручы балаларга быел да букчалар, уку кирәк яраклары бүләк итеп биреләчәк.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә бу турыды район башлыгы Александр Никошин әйтеп үтте. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республика акциясе кысаларында менә ничә ел инде күп балалы гаиләләрдә үсүче укучыларга, беренче сыйныфка укырга керүчеләргә бушлай букчалар, уку кирәк яраклары таратыла. Акция бездә дә оешкан төстә үтә: учреждение, предприятиеләр коллективлары, эшмәкәрләр, хәтта читтә яшәүче якташларыбыз да әлеге игелекле эшкә кушыла алалар. Алар сатып алып биргән мәктәп сумкалары һәм кирәк яраклары балаларын укырга керергә әзерләүче гаиләләр өчен зур ярдәм булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев