Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Әти-әниеңне, якыныңны матбугатка яздыр!”акциясенә кушылырга чакыралар

"Әти-әниеңне, якыныңны матбугатка яздыр!" акциясе быел да дәвам итә.

Ярты ел дәвамында өеңә килеп торасы газета я журнал - менә дигән бүләк. Узган ел шактый җитәкчеләр, шул исәптән район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе дә, "Әти-әниеңне, якыныңны матбугатка яздыр!" акциясендә актив катнаштылар. Алар әти-әниләренә, туганнарына, ветераннарга, өлкәннәр йортына һәм балалар приютына район газетасын, "Татмедиа" АҖнең башка басмаларын яздырып бүләк иттеләр. Быел да райондашларыбызны әлеге акциягә кушылырга чакырабыз. Туганнарыңа, мохтаҗларга газета яздыру кебек игелекле гамәлне җитәкчеләр, эшмәкәрләр генә түгел, теләсә кайсы әлкиле башкара ала. Сәдаканың гына түгел, изге гамәлләрнең дә савабы күбрәк языла торган Рамазан аенда бу бигрәк тә мәслихәт эш булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев