Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үткән бәйрәм көннәрендә ике “иномарка” авариягә эләккән

10 июньдә Карга авылы янында авария була - чит илдә эшләнгән автомобиль олы юлдан читкә төшеп каплана.

Машина белән район кешесе исерек хәлдә идарә иткән. Автомобильдәге пассажир җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. Район үзәк хастаханәсендә беренче медицина ярдәме күрсәтелгәч, ул өенә кайтарып җибәрелгән. Ә менә автомобиль руле артына исерек килеш утырган бәндәгә, машинасын ремонтлату чыгымнарыннан тыш, 30 мең сум штраф түләргә һәм ел ярым-ике ел җәяү тәпиләргә туры киләчәк.

11 июньдә Чуаш Борнае янындагы юлдан тагын бер чит ил автомобиле аска тәгәрәгән. Анысының йөртүчесе айнык була. Шоферга һәм пассажирга беренче медицина ярдәме күрсәтелә. Йөртүче әйтүенчә, авария бер мотоциклның юлны искәрмәстән кисеп үтүе аркасында килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев