Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Эльвир Хәйруллин билбау көрәшендә Бөтенроссия ярышлары призеры булды

8-14 июньдә Черкаск шәшәрендә узган Бөтенроссия билбау көрәше ярышларында Яңа Салман егете Эльвир Хәйруллин өченче призлы урынны яулады.

Бу ярышларда ул Татарстан командасы составында чыгыш ясап, 62 килограмга кадәрге үлчәүдә бил алышты. Күп кенә көндәшләрен җиңеп Эльвир бронза медальгә ия булды. Шушы җиңүе белән егет спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек икәнен раслады.

Эльвир Казан федераль университетында югары белем ала. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән егетнең тренеры - әтисе, Яңа Салман мәктәбенең физкультура укытучысы Илмир Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев