Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылындагы Үзәк парк реконструкцияләнә

Район үзәгендәге "Ленин бакчасы" исемен йөртүче үзәк паркны реконструкцияләү башланды.

Әлкилеләр паркта җир эшләре алып барылуына игътибар иткәннәрдер инде. Район капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Миләүшә Камалова әйтүенчә, биредә спорт мәйданчыгы һәм балалар мәйданчыгы өчен нигез урыннары (основание) ясый башлаганнар. Парк читендә торган сәхнә исә уртагарак күчереләчәк, ә аның каршында амфитеатр төзеләчәк. Паркта шулай ук модульле бәдрәф (анда ир-атлар, хатын-кызлар, ана һәм бала, инвалидлар өчен бүлекләр булачак) урнаштыру күздә тотыла. Реконструкция эшләрен Чистайдан "Новый город" ҖЧҖ башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев