"Каенкай" приютында Хәтер һәм кайгы көне алдыннан тәрбиячеләр балаларга Бөек Ватан сугышында халкыбызның батырларча көрәшүе турында сөйләгәннәр,
аларны Яңа Салман авылындагы һәйкәл янына алып барганнар. Тәрбиячеләр "Утлы еллар истәлеге", "Хәтерлибез, горурланабыз" дигән махсус дәресләр үткәргәннәр.
"Каенкай"ның Казандагы тугры дусты - "Альпари" хәйрия фонды биредә тернәкләндерү үтүче балаларны төрлечә сөендереп тора. Июнь аенда фонд хезмәткәрләре төрле китаплар, комда уйнау өчен уенчыклар, төсле туплар, өстәл уеннары алып кайтып биргәннәр.


Нет комментариев