Әлки районының “Яшь гвардия” оешмасы активистлары өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына килде. ФОТО
Яңалыклар

Әлки районының “Яшь гвардия” оешмасы активистлары өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына килде. ФОТО

Районыбызның "Яшь гвардия" оешмасы активистлары, өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында булып, әбиләр-бабайлар белән аралаштылар.

Әлеге очрашуны яшьләр "Ярдәм кулы суз" хәйрия акциясе кысаларында оештырдылар. Егетләр-кызлар өлкәннәрнең интернатта ничек яшәүләре белән кызыксындылар, алар белән шахмат-шашка уйнадылар, фотога төштеләр. Ә әбиләрне 8 Март бәйрәме белән тәбрикләп, үз куллары белән ясалган сувенирлар бүләк иттеләр. Аннан соң бергә сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр.

"Өлкәннәребез яшьләр белән аралашырга бик ярата. Күңелләре күтәрелә, үзләре дә яшәреп киткәндәй булалар,-ди интернатның социаль хезмәтләр буенча белгече Татьяна Клянина. -Мондый очрашулар егетләр-кызлар өчен дә эзсез үтми, аларда кешелеклелек, бүтәннәр хәленә керә белү, кызгану кебек хисләр тәрбияли".


Нет комментариев