Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына 200 доза "Спутник V" вакцинасы кайтты

 Тагын 100 әлкиле яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясый алачак.

Кичә Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенә 200 дозада «Гам-КОВИД-Вак» («Спутник V») вакцинасының яңа партиясе килде. Табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина сүзләренә караганда, прививка кабинетында район халкын вакциналаштыра башлаганнар инде.

Билгеле булганча,Спутник V – ике фазалы вакцина. 105 райондашыбыз беренче доза алды, аларның 50се ике тапкыр прививка ясатты инде. Бу атна ахырына кадәр калган 55 кешегә дә икенче инъекция куячаклар.

Прививка ясатырга һәм үзләрен әлеге мәкерле авырудан сакларга теләүчеләр поликлиникага 8(84346)20-8-59 номеры буенча, үзенең участок терапевтына яки ФАП фельдшерына мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев