Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында 1 июньдә WorldSkills флагы “кунак булачак”

1 июнь –Халыкара балаларны яклау көнендә Базарлы Матакның Үзәк паркында зур тантана була.

Бу көнне районыбызга WorldSkills флагы һәм WorldSkills Каzan2019 флагы киләчәк. 24 майда Казанда WorldSkills Russia VII Милли чемпионаты финалын ябу тантанасында WorldSkills флагы Эстафетасының республика этабына старт бирелгән иде. Эстафета республиканың 43 муниципаль районы һәм ике шәһәр округы буенча узачак. Байтак сәяхәт иткәннән соң, җәйнең беренче көнендә флаглар безнең районга килеп җитә.

Райондашларыбызны шушы тарихи вакыйгада катнашырга чакырабыз. Тантана сәгать 10 да башлана.

Соңыннан паркта Халыкара балаларны яклау көненә багышланган күңел ачу чаралары булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев