Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 30 августта “Күп төрле Татарстан” бәйрәме оештырыла

​​​​​​​30 август – Республика көнендә район үзәгендә “Күп төрле Татарстан” дип аталган зур бәйрәм булачак.

 

Бәйрәм чараларының күбесе Үзәк паркта уза. Алар сәгать 10 да башлана. Биредә мәдәният хезмәткәрләре “Чәй бәйрәме”, “Бәлеш бәйрәме” оештырачак, милли өс һәм баш киемнәре ясау буенча мастер-класслар эшләячәк, чәчәкләрдән һәм яшелчәләрдән ясалган букетлар күргәзмәсе булачак. Туган як тарихы музее һәм үзәк китапханә шулай ук үз күргәзмәләрен тәкъдим итәр. Балалар өчен дә күңел ачу программасы әзерләнә.

19.00 сәгатьтә бәйрәмнең кичке өлеше башлана. Бу вакытта район мәдәният осталары һәм кунак артистлар концерт номерлары белән чыгыш ясаячак.  “Кино төне” бөтенроссия акциясе кысаларында “Пальма”, “Огонь” фильмнары күрсәтеләчәк. Шулай ук дискотека, бәйрәм салюты булачак.

Республика көнен бергәләп бәйрәм итик, хөрмәтле әлкилеләр һәм районыбыз кунаклары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев