Әлки районында автомобиль юлдан баручы хатын-кызны бәрдергән
Яңалыклар

Әлки районында автомобиль юлдан баручы хатын-кызны бәрдергән

.

12 декабрьдә көндезге сәгать дүрт тирәсендә Югары Әлки-Югары Колчурино автомобиль юлының 16нчы километрында 27 яшьлек “Хендэ” йөртүчесе 64 яшьлек хатын-кызны бәрдерә.

Җәяүле автомобиль юлының уртасыннан бара торган була. Караңгыда шофер аны бөтенләй күрми – хатын-кызның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмый. Алынган җәрәхәтләрдән хатын шунда ук үлә.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин хәбәр итүенчә, әлеге юл-транспорт вакыйгасы буенча тикшерү эшләре бара.


Нет комментариев