Яңалыклар

Әлки районында бүген урамнарны, паркларны чистарту буенча өмә булды

Район халкы бүген бердәм төстә өмәгә чыкты. Оешма-предприятиеләр эшчеләре, мәктәп укучылары, тырма-себеркеләр белән коралланып, авыл урамнарын, бакчаларны һәм паркларны чүп-чардан, кипкән үлән-яфраклардан чистарттылар. Тирә-юнь чистарып, ямьләнеп калды.

Халык һәр көнне эштән соң да капка төпләрен, өй-бакча тирәләрен чүп-чардан тазартып мәш килә. Чиста яшәү үзе рәхәт бит ул. Берникадәр вакыттан чәчәкләр дә утыртып, авылларыбызны тагын да ямьләндерербез.

1 апрельдә башланган санитар-экология икеайлыгы дәвам итә. Җыештыру, чәчәкләр утырту өмәләренә әле бер генә чыкмабыз.


Нет комментариев