Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бөртеклеләр чәчү төгәлләнде

14 майга районда 36 мең 680 гектарда сабан культуралары чәчелде. Тагын 7 мең гектарда соңгы культуралар чәчәсе калды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, игенчеләребез бөртекле культуралар чәчүне төгәлләгәннәр. Хәзер карабодай, тары, көнбагыш, силос өчен кукуруз чәчү бара. Һава торышы уңай булганда чәчү тагын бер атнадан тулысынча төгәлләнәчәк.

Роберт Гадиев бу көннәрдә һәр хуҗалыкта үсемлекләрне саклауның – чәчелгән мәйданнарны чүп үләннәргә, корткычларга, авыруларга каршы гербицидлар белән эшкәртүнең мөһимлеген әйтә.  Районда 12 мең гектарга якын мәйдан чүп үләннәргә каршы эшкәртелгән. Тагын 1200 әр гектарда авыруларга, корткычларга каршы химикатлар сиптерелгән. Үсемлекләрне яфрактан тукландыру эшләре дә бара. Билгеле, гербицидлар белән эш иткәндә һәр җирдә хезмәтне саклау кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала.

Май ахырларында исә  терлек азыгы, печән хәзерләү эшләре башланачак. Шуңа да бүгеннән азык хәзерләү техникасының төзеклеген кайгырту мөһим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев