Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ел башыннан бирле ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 28 кешегә карата материаллар судка юлланган

Ел башыннан бирле районда ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 28 кешегә карата материаллар судка юлланган.

Хокук тәртибе сагында торучылар административ штрафны шул хактагы карар законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләү зарурлыгы турында һәрдаим искәртеп тора. Бу таләпне үтәмәүчеләргә карата штраф суммасын икеләтә арттырып (әмма 1 мең сумнан кимрәк түгел) штраф салу яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу я булмаса 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә  хөкем итү каралган.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр иткәнчә, ел башыннан бирле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларны вакытында  түләмәүчеләргә карата 28 беркетмә төзелгән. Суд карары нигезендә, 6 кеше мәҗбүри эшләргә, 2 кеше административ кулга алуга, ә әҗәтле 5 кеше түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штрафка тартылган. Калган эшләр әле судта карала.

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Ә инде кагыйдәләрне бозгансыз икән, моның өчен салынган штрафларны вакытында түләргә кирәк.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев