Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында игенчеләр уракка төште

5 июльдә районыбыз хуҗалыкларында игенчеләр урып-җыю эшләренә керештеләр. Урак алдагы ел белән чагыштырганда ике атнага иртәрәк башланды.

“Востокзернопродукт” һәм “Хузангай” җәмгыятьләрендә көзге бодай суктыруга төштеләр. Уҗым бодае быел районда 20 мең гектарга якын мәйданда игелде.

Быелгы яңгырсыз эссе һава торышы нәтиҗәсендә уңыш көтелгәннән түбән чыга, билгеле. Әйтик, “Востокзернопродукт”ның Борискино отрядында бу культураның гектардан уртача уңышы 20 центнер тирәсе тәшкил итә. “Хузангай” җәмгыяте кырларында һәр гектардан 20-22 шәр центнер бөртек җыеп алалар.

Игеннәрне комбайнчылар турыдан-туры суктыралар. Бөртеклеләрнең дымлылыгы 14 процент кына.  Димәк, районда урып-җыю эшләрен тулы куәткә алып барырга мөмкин.

 

Бу көннәрдә “Хузангай”ның 17 кыр корабы Катюшино авылы артындагы басуларда эшли. Биредә янәшә кырларда уҗым бодае игелгән иде.

Механизаторлар иртә таңнан караңгы төшкәнче бодайны турыдан-туры суктыруда эшлиләр.

Без “Хузангай” җәмгыятендә булып, уңыш язмышын хәл итүче игенчеләр белән аралашып кайттык. Быелгы уракта җәмгыятьнең утыздан артык комбайны катнашачак. Катюшино авылы тирәсендәге кырларда алар өченче көн эшлиләр. Бер көндә 160 гектарлы басуның уңышын суктырып алганнар.

Хуҗалыкның баш агрономы Юрий Льдинов әйтүенә караганда, җәй әйләнәсе яңгыр күрмәгән кырлар бар. Ул басуларда уңыш гектарга 20 центнердан артмаска охшаган. Ә менә Катюшино кырларында әлегә бөртеклеләрнең чыгышы гектардан 22 шәр центнер тәшкил итә.

Механизаторлар һәр сәгатьнең кадерен белеп эшли. Аларны басуда тукландыру оештырылган. Хуҗалыкның тәҗрибәле эретеп ябыштыручысы Сергей Николаев  техникага шунда ук хезмәт күрсәтә. Ул комбайнчыларның беренче ярдәмчесе. Сергейның әтисе Владимир Николаев та биредә “Торум” комбайнында суктыруда эшли икән. Без кырда аларның тагын берничә туганы белән таныштык.

Әнә басу уртасында бер комбайн ут сиренасын кабызды. Димәк, бункеры тулган. Аны бушатырга шунда ук йөк машинасы килеп басты. Комбайн туктаган арада анда эшләүче егетләр белән берничә сүз алышабыз.

Кыр корабы белән Иске Кората егете Антон Николаев идарә итә икән. Әле яшь булуына карамастан, ул инде алтынчы сезон урып-җыю эшләрендә катнаша. Ә ярдәмчесе – туганнан туган энесе Семен Николаев. Алар уртак тел табып, бик тырышып эшлиләр. Семенның да инде уракта бишенче сезон эшләве. Ул быел төзелеш көллиятен тәмамлаган. Көзгә солдат хезмәтенә китү турында хыяллана.

–Бу комбайнны әйбәтләп ремонтлап, яңартып чыктык. Урак чорында зур ватылулар булмас дип уйлыйбыз,–ди яшь игенчеләр.

Менә алар комбайн бункерындагы ашлыкны Илфат Хәйруллин КамАЗы әрҗәсенә бушаттылар да янә суктыруга керештеләр.

Комбайннар кырда бункерлары тулып басып тормасыннар өчен бирегә җитәрлек күләмдә йөк машиналары беркетелгән. Басудан хуҗалыкның ындыр табагына чаклы ара ерак булганга, КамАЗлар барысы да прицеп белән йөриләр.

Арырак тагын бер комбайн бункеры тулып туктады. Без аның янына ашыктык. Максим Морелев идарә иткән кыр корабы икән. Максим әлеге “Торум 740” комбайны белән сигезенче сезон урып-җыю эшләрендә катнаша. “Игеннәр өлгереп җиткән, комбайн җиңел, әйбәт бара”,–ди ул.

Ут-күздән саклану зарурлыгын күздә тотып, шунда ук цистернасына су тутырылган ЗИЛ автомобиле кизү тора.

Бер-бер артлы тезелешеп басуны иңләп килүче комбайннарны күзәтеп торуы да рәхәт. Зур хезмәт куеп үстерелгән уңышны югалтуларсыз, сыйфатлы итеп җыеп алырга булсын игенчеләргә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев