Әлки районында хәйрия аукционында балалар ясаган 22 мең сумлык эшләнмәләр сатылды
Яңалыклар

Әлки районында хәйрия аукционында балалар ясаган 22 мең сумлык эшләнмәләр сатылды

Балалар иҗат йортындагы “Оста куллар” түгәрәкләренә йөрүче балаларның һәм аларның остазларының кул эшләнмәләре аукционда сатылды.

Мондый аукционнар әледән-әле оештырыла. Бу юлы да ул “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашучы җитәкчеләр арасында үткәрелде. Агачтан матурлап ясалган өй кирәк-яраклары, бәйләгән әйберләр, “алмаз” чигешле картиналар, ясалма гөлләр бер-бер артлы “китеп” кенә торды.

Аукционда 22 мең сумлык әйбер сатылды. Бу акчага түгәрәкләр өчен эш материаллары алырга җыеналар.


Нет комментариев