Әлки районында тиздән язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерә башлаячаклар
Яңалыклар

Әлки районында тиздән язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерә башлаячаклар

Табигатьтә әле кыш хакимлек итсә дә, хуҗалыкларда инде язгы кыр эшләренә әзерләнәләр – техника ремонтлана, ашлама кайтарыла.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Роберт Гадиев әйтүенчә, хәзергә 310 тоннадан артык ашлама тупланган. Авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү дәвам итә: 36 тракторга җитди ремонт кирәк, моның өчен запас частьләргә заказ бирелгән. 15 февральдән хуҗалыкларда техника ремонтлауны үзара тикшерүгә керешәләр.


Нет комментариев