Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының 20 мәктәбендә террорчылыкка каршы чаралар үткәрелде

Бүген Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу көн календарьга федераль закон белән 2005 елның 6 июлендә кертелгән иде. Әлеге дата безгә Бесланда булган фаҗигале хәлләр турында искәртә.

 Ул вакытта боевиклар әлеге шәһәрнең бер мәктәбен камап алган иделәр. Мәктәптәге террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше һәлак булды, аларның 150 дән артыгы – балалар.

Районның барлык 20 мәктәбендә дә флешмоблар, “Тормыш тапчысы” дип аталган класс сәгатьләре үткәрелде. Укучылар укытучылары белән бергәләп Беслан вакыйгаларын, быелның 11 нче маенда Казанның 175 нче мәктәбендә булган фаҗигане искә төшерделәр. “Мондый әрнүләр барызы өчен уртак. Бу мәктәпләрдә эшләүче укытучылар, гәүдәләре белән балаларны каплап, уйлап та тормыйча террорчыларның юлларына каршы чыгып чын батырлык кылдылар. Безнең төп максатыбыз – балаларда үзара хөрмәт, толлерантлык тәрбияләү. Без мондый җинаятьчел акылсызлыкларга юл куярга тиеш түгел”,–дип үз фикерен җиткерде мәгариф идарәсе ңитәкчесе урынбасары Наталья Захарова.

Ул шулай ук барлык мәгариф учреждениеләрендә террорчылыкка каршы чараларны ныгытылуын хәбәр итте. Әйтик, районның 30 балалар бакчасында хәзерге вакытта телдән хәбәр итү системасын урнаштырып бетер киләләр. Ә Базарлы Матак мәктәбендә мондый җиһазны 1 сентябрьгә куеп өлгерделәр.

Террорчылыкка каршы көрәштә уяулык, һәрберебезнең җаваплылыгы мөһим. Чөнки террорчылык белән көрәшеп кенә калмаска, аның барлыкка килүен булдырмаска кирәк. шуңа күрә яшь буынны тәрбияләгәндә башка халыкларның мәдәни һәм дини үзенчәлекләренә ихтирамлы караш булдыру, шәхси үзенчәлегеңне саклау мөһим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев