Әлки якташлык җәмгыяте Иске Тахталы авылында яшәүче күп балалы гаиләгә ярдәм итә
Яңалыклар

Әлки якташлык җәмгыяте Иске Тахталы авылында яшәүче күп балалы гаиләгә ярдәм итә

Иске Тахталы авылында күп балалы гаилә яшәгән өйдә янгын чыгып, берсеннән-берсе кечкенә биш сабый үстерүче Ирдинкиннар йорт-җирсез калды.

 

Район газетасы сайты аша әлкилеләргә мөрәҗәгать итеп, әлеге гаиләгә ярдәм күрсәтүне сораган идек. Беренчеләрдән булып бу чакыруны Әлки якташлык җәмгыяте күтәреп алды. Берничә сәгать эчендә якташлар инде 8 мең сумга якын акча җыеп та өлгерделәр.

Ирдинкиннарга акчалата ярдәмне “Әлки” фондына да җибәрергә була. Сабыйларга кием-салым, уку әсбаплары да кирәк.

Каза күргән гаиләгә ярдәм кулы сузучыларга зур рәхмәт.


Нет комментариев