Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә барлык авылларга яхшы юллар илтә

“Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең быелгы юл төзү сезоны тәмамланды.

  Әмма әлеге коллективта хезмәт җанлылыгы һичкайчан тынып тормый. Бу көннәрдә алар материаллар әзерләү, техниканы көйләү, кышкы айларда юлларны карап тору белән мәшгуль.  Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин белән без әнә шул хакта әңгәмә корабыз. 

–Рашат Талипович, юл төзү һәм ремонтлау чорында районда быел нинди эшләр башкарылды?
–Быелгы сезонга билгеләнгән эшләрне без тулысы белән үтәдек. Һәркемнең күз алдында – Базарлы Матакның үзәк Крайнов урамы  юлын ремонтладык.  Без моны узган ел башлаган идек, быел инде төгәлләдек. Әлеге юл эше бик четерекле иде. Күп кенә су агу торбалары урнаштырылды. Автомобиль юлы белән янәшә җәяүлеләргә тротуар төзелде. Эш барышында ук кешеләр юл төзүчеләргә “бик матур ясыйсыз” дип рәхмәтләр әйтеп уздылар.
–Быелдан башлап район тарихына “һәр авылга кадәр каты түшәмәле юл салынды” дип язып куярга да мөмкин...
–Әйе, быел Түбән Салманга дүрт километр һәм Түбән Колчуринодан Катюшинога, аннан Кузнечихага (Спас районы) кадәр 11 километр озынлыгында вак таш һәм ком катнашмасы (ЩПС) белән ныклы юллар төзелде. Аларга шулай ук язгы сулар агу өчен бөтен шартын китереп торбалар да салынды.
Сихтермә-Хузангай белән Яңа Сихтермә авыллары арасындагы биш километрлы юлны узган ел төзи башлаган идек. Быел вак таш, ком җәеп, аны файдалануга тапшырдык. 
Тагын бер юнә-лештә – Базарлы Матак-Болгар трассасында эшли башладык. Биредә юлга капиталь ремонт үткәрү өчен акча бүлеп бирелде. Дөрес, быел Салман юлының бер километрга якыны гына ясалды. Киләсе елда бу юл өчен 40 миллион сум бирү каралган. Димәк, тагын кимендә ике чакрым юлны төзекләндерәчәкбез.
–Рашат Талипович, бүгенге эшләрегез турында да әйтеп үтегез әле.
–Бу көннәрдә безнең шоферлар-механизаторлар кышкы сезон эшләрен башкаралар. Яңгырлы, җепшек карлы, буранлы көннәрдә безнең коллектив тәүлек әйләнәсе юлларда хезмәт куйды. 
Бозлавыкка каршы көрәшү өчен бу сезонга шактый комлы-тозлы катнашма әзерләп куйдык. Шуның 540 тоннасы инде район юлларына сиптерелде. Бу эшне махсус җиһазлы  “КамАЗ”лар башкара. Тагын “КамАЗ”лар һәм “Беларус” тракторлары юлларны кардан чистарталар. Болардан тыш, көчле бураннарда “К-701”, грейдер тракторларын да файдаланачакбыз. 
–Сезнең коллектив эшчеләре еш кына башка район һәм шәһәр юллары  төзелешләрендә дә хезмәт куялар бит... 
–Әйе, күп шоферлар, механизаторлар сезон вакытында төрле якларга командировкага китеп тә эшлиләр. Әйтик, уңган егетебез Алексей Феоктистовка трал таккан “КамАЗ”ы белән еш кына читкә китеп эшләргә туры килә. Ул һәр көнне диярлек 600-700 чакрым ара үтеп, юл төзү техникасын күчереп йөртә. Мөнир Хәмидуллин исә ярымприцеплы “КамАЗ”ы белән юл төзелешенә ерак шәһәрләрдән торбалар, башка металл төзелеш материаллары ташый. Шулай ук районда да, читтә дә хезмәтләрен сыйфатлы итеп башкаручы тәҗрибәле грейдерчыларыбыз Марат Рияновны, Леонид Емельшинны мактап телгә аласы килә.
– Рашат Талипович, авыр һәм җаваплы эшләрегездә коллективыгызга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев