Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәптә каникуллар кайчан башлана?

Уку елы яңа гына башлануга карамастан, сентябрь башында ук укучыларда күп төрле сораулар туа.

  Шуларның берсе: каникуллар кайчан булачак?
Мәгариф министрлыгы ел саен мәктәпләр өчен каникуллар вакытын билгели, әмма төп карарны мәктәп администрациясе хәл итә. Ул үзгәрешләр кертә ала. Без түбәндә Мәгариф министрлыгының 2022-2023 нче уку елына тәкъдим иткән вакытын күрсәтәбез. 
Шулай итеп, 2022 елда көзге каникуллар 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр  булачак. Шуны әйтеп китик: көзге каникуллар вакытында халыклар бердәмлеге көне – дәүләт бәйрәме туры килә, димәк, әти-әниләр дә балалар белән бергә 4-6 ноябрьдә ял итәчәк.
Кышкы каникуллар исә Россиядә Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан ял көннәре белән тулысынча туры килә. Мәктәп укучылары укырга 9 гыйнварда гына барачак. 
2023 елда беренче сыйныфлар өчен февральдә өстәмә яллар каралган, аның көннәрен мәктәп администрациясе билгели.
Язгы каникул исә 25 марттан 2 апрельгә кадәр сузылачак һәм 9 көн дәвам итәчәк. 2023 елда соңгы кыңгырауны 25 майда үткәрү каралган, әмма аны мәктәп башка көнгә дә билгели ала.  
Мәктәп администрациясе каникуллар вакытын үзгәртәме? Безнең районда кайчан ял итәләр? Шулар турында сорашу өчен, Алпар урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Раил Гатауллинга шалтыраттык:
–    Әйе, мәктәп каникулларны билгели ала. Әмма көннәр саны шул ук калырга тиеш. Элек төрле мәктәп укучылары төрле вакытта ял итте. Аеруча яз вакытында. Каникулны язгы ташуга карап күчерә иделәр. Хәзер бер генә мәктәп тә башкалардан аерылып, үзе генә ял вакытын билгеләми. Чөнки ул авырлыклар гына тудыра. Хәзер күп эш электрон рәвештә башкарыла. Электрон журналлар тутырыла, хатлар язып, аларны тутыруны үзгәртергә кирәк була. Шуңа да, гадәттә, бөтен мәктәп каникулга бергә чыга, бергә укуны башлый. Каникуллар вакыты район мәгариф идарәсе белән килешенә һәм гадәттә ул Татарстан республикасы мәгариф министрлыгы билгеләгән вакыт белән туры килә, – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев