Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Мария Платонова: «Гриппка каршы вакцина кадаткач, авыру җиңелрәк уза”

Алдагы еллар тәҗрибәсе буенча грипп кара көздә дә, салкын кышта та үзен әле сиздерәчәк.

“Элек гаиләбез белән үтә көчле йогышлы чир белән бик нык авырый идек. Хәтта хастаханәдә ятып чыкканыбыз да булды. Хәзер, гриппка каршы вакцина кадаткач, бәхеткә, авыру җиңелрәк уза”, – дип сүзен башлады район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова 25 сентябрьдә администрациянең кече залында узган утырышта.


Районның санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе әгъзалары бу көнне шул чир белән көрәш ысулы турында сөйләште. Чынлыкта профилактик чара август аенда ук башланган. Бу хакта район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина сөйләде һәм саннар да китерде: “Хастаханәдә 5020 вакцина булса, шуның 98 проценты кадатылган. Препарат янә кайтарылачак, шуңа саклану чарасын күрү мөмкинлеге алга таба да тудырылачак”, – диде. Ул шулай ук, йогышны эләктергән очракта, хастаханәдә тикшерү үткәреп булуын әйтте. Гриппның А һәм В антигеннарын, шулай ук Covid-19 төрләрен ачыклау буенча экспресс-тестлар бар икән. 

Гүзәл Рәшит кызы: “Бүгенге көндә көндә районда ОРВИ белән авыру очраклары курку уятырлык күп түгел”, – дип тынычландырды. Шулай да онытмаска кирәк: алдагы еллар тәҗрибәсе буенча грипп кара көздә дә, салкын кышта та үзен әле сиздерәчәк.

Шуңа да авырмый калу яисә чирне җиңелрәк үткәрү өчен, саклык чарасын алдан күрергә – вакцинаны бүген кадатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев