Маймылча булсын, дисек
Яңа ел җитәргә бер атна гына вакыт калып бара. Бүген инде барыбыз да бәйрәм рухы, Яңа ел алды мәшәкатьләре белән яшибез. Мәгълүм булганча, якынлашып килүче 2016 ел символы -кызыл Маймыл. Яңа ел төнендә теләгән теләкләр тормышка ашсын өчен ел талисманының ничек күңелен күрергә икән? Маймыл елын ничек каршыларга, бәйрәм табынына...
Яңа ел җитәргә бер атна гына вакыт калып бара. Бүген инде барыбыз да бәйрәм рухы, Яңа ел алды мәшәкатьләре белән яшибез. Мәгълүм булганча, якынлашып килүче 2016 ел символы -кызыл Маймыл. Яңа ел төнендә теләгән теләкләр тормышка ашсын өчен ел талисманының ничек күңелен күрергә икән? Маймыл елын ничек каршыларга, бәйрәм табынына ниләр әзерләргә?
Ничек каршы алырга?
Маймыл - бик кызыксынучан, уенчак, артистланырга маһир җан иясе. Шуңа Яңа елны да күңелле, шау-шулы каршы алырга кирәк, диләр. Кунаклар күбрәк булсын, иң әйбәте - бәйрәм өстәле янында үзегезгә ошаган, күңелегезгә хуш килгән кешеләр җыелсын. Рәхәтләнеп күңел ачыгыз, биегез, төрле уеннар, иҗади бәйгеләр оештырыгыз. Бәйрәм төнендә дусларыгызга, күршеләрегезгә килеп керсәгез дә гаеп түгел. Иң мөһиме, кәефегез күтәренке булсын. Маймылның күңелен күрим дисәң, йортны да төсле утлар, ялтыравыклар белән бизәргә кирәк. Фейерверклар, салютлар, серпантин, бенгаль утлары алып куегыз.
Нәрсә кияргә?
Яңа елны каршылаганда тонык төстәге, хәрәкәтләрне чикләүче күлмәкләр кимәскә киңәш итәләр. Атлас, ефәк, шифон, бәрхет һәм бүтән табигый материаллардан тегелгән киемнәргә өстенлек бирергә кирәк. Ә төсләргә килгәндә, җете һәм куе кызыл, сары, җирән, әфлисун төсендәге күлмәкләр ел хуҗабикәсенә ошар, диләр. Төрле аксессуарлар: зур алкалар, муенсалар (колье), кыйммәтле зәркән эшләнмәләр белән бизәнү дә бик кулай булыр. Хатын-кызның прическасы аның табигый матурлыгын күрсәтеп торырга тиеш. Чәчләрегезне җилкәләрегезгә таратыгыз, яисә матур итеп артка җыеп куегыз. Ирләргә оригиналь галстук яисә күбәләк килешле булыр.
Табынга ниләр куярга?
Маймыллар сусыл яшел үләнне бик ярата. Шуңа да Яңа ел өстәлегездә яшелчә салатлары күбрәк булсын. Өйдә ел хуҗабикәсенең символы булсын өчен маймыл формасындагы тәмле яңа ел салаты ясарга киңәш ителә. Маймылның тәмлетамак булуын истә тотып, табынга күбрәк тәм-томнар, чикләвек, җиләк-җимеш, бигрәк тә банан куегыз. Яңа ел өстәлендә төрле тропик җимешләр, камыр ризыклары, конфетлар, җиләк-җимештән соклар, компотлар булса яхшы. Яшелчә ризыкларына өстенлек бирелсә дә, табында ит азыклары булмасын дигән сүз түгел. Йорт куяны, тавык, артык майлы булмаган бүтән кош итләре әзерләргә була. Балык һәм диңгез ризыклары да табыныгызны күркәмләндерер.
Табынга сыйфатлы шәраб куйсагыз була. Әмма алкогольле эчемлекләр белән мавыкмагыз - маймыл исерекләрне яратмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев