Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минсәгыйт Шакиров вафат булды

Минсәгыйт Шакиров Әлки районына күп эшләде

Минсәгыйт Шакиров вафат булды. Аңа 75 яшь иде. Ул 22 ел дәвамында Чирмешән районын җитәкләде. Ә безнең өчен ул Татарстан Республикасы  муниципаль  берәмлекләре Советы рәисе  булганда бик күп ярдәм күрсәткән кеше.

Бүген, 16 гыйнварда, район башлыгы Александр Никошин  җитәкчелегендә делегация  аны соңгы юлга озатуда катнашты.

Минсәгыйт Шакиров заманында  республикада муниципаль берәмлекләр  Советы оештырган кеше. Аның ярдәме белән  безнең авыл җирлекләре грантлар отып автомобильләр, тракторлар алдылар.  Минсәгыйт Шакиров әлкилеләргә бик хөрмәт белән карады. Чирмешәндә булган  бер очрашуда ул: “Әлки бит бик тарихи төбәк, горурланып яшәгез!” дигән иде.

Минсәгыйт Шакиров турында район авыл җирлеге башлыклары да бик җылы фикердә.

Рамил Минһаҗев, Карга авыл җирлеге башлыгы:

-Минсәгыйт Шакиров республиканың бик көчле җитәкчесе иде. Аның янына кереп, киңәш алу бер рәхәтлек булды. Бик җайлы, кешенең проблемасына ихластан ярдәм итүче кеше ул.

Илсур Зарипов, Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы:

-Минсәгыйт Шакиров туган көн белән беренче котлар иде. Шалтыратып хәлләрне белешә, аннан туган көн белән котлый. Ул бит әле җирлектәге бөтен  хәлләрне  белеп, сорашып, ярдәм-фикерләрен әйтә. Минсәгыйт Шакиров бик тә ярдәмчел, эчкерсез, чын җитәкче кеше иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев