Мирсәет Сөнгатуллин: «Тавышым, көчем барда җырлыйм әле»
Татар Борнаенда туып-үскән Мирсәет Сөнгатуллин «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Энҗе Шәйхетдиновага биргән әңгәмәсендә болай ди:
«Ул бу дөньяга халык җырларын башкару өчен тугандыр. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин күңеленә милли моңнарыбыз сабый чактан ук сеңгән. Сәхнә юлы урау була аның. Ләкин язмыштан узмыш юк, диюләре хак. Моңлы тавыш чишмә кебек барыбер бер бәреп чыга, юлын таба. Мирсәет Сөнгатуллинга да төзелеш тармагында эшләгән җирдән туп-туры консерваториягә, сәнгать дөньясына юл ачыла. Артист башкарган “Тәфтиләү”, “Эскадрон”, “Уел”, “Җанкай-җанаш”, “Алимәкәй” һәм башка бик күп җырлар тамашачы күңелен яулый. Татар халкының 205 җырын бер дискка туплап чыгарган җырчы 2018 елда рекордлар китабына да эләгә».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев