Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә узган “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе” дигән Халыкара конкурс үтте.
Анда Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Ралинә Сабирова (укытучысы Рузия Сабирова) беренче урынны яулады. Рузия Тәлгать кызы 25 елга якын балаларга белем бирә. Быел башлангыч сыйныфка 32 бала укырга кергән.
Хәзер исә гимназия “Безнең кавем” татар мәдәнияте үзәкләре фестиваленә әзерләнүләрен җиткерде. Фестиваль ноябрь аенда узачак.
Нет комментариев