Ольга Гуляева республика буенча Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының Әлки районы вәкиле вазифасын башкара
Ул Татарстан буенча билгеләнгән 43 вәкил арасына керә.

Әлеге хезмәткәрләр, сугышчыларыбыз белән элемтәне булдырып һәм аларга кирәкле ярдәмне ачыклап, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә булышлык күрсәтә.
Бу – хәрби хезмәткәрләребезнең чынлап торып нәрсәләргә ихтыяҗ кичерүен белергә ярдәм итә.
Штаблар белән җитәкчелек итүче көчле ханымнар, ир-атлар бушлай эшли һәм теләсә нинди борчуны да тиз, сыйфатлы хәл итәргә тырыша.
Тылыбызны ныгыту — беренче бурыч
Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты ул – хәрби хезмәткәрләрнең әниләре һәм хатыннары тарафыннан 2022 елның ноябрендә оештырылган иҗтимагый хәрәкәт. Ольга Григорьевна сүзләренә караганда, комитетның бар әгъзалары да – махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары, бу аларга фронт белән бәйле бар авырлыкларны да төптән белергә ярдәм итә. Комитетның эшчәнлеге үз эченә берничә юнәлешне ала. Ул МХОдагы сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә генә түгел, ә алдынгы сызыктагы волонтерларга ярдәмне дә күз алдында тота.
Хокукый, психологик һәм рухи ярдәм — бергә
Биредә иң мөһим юнәлеш – хокукый ярдәм һәм аңлату эшчәнлеге. Комитет белгечләре кешеләрне “ТР штабы”нда һәм “Игелекле Казан”оешмасында алдан язылу юлы белән кабул итә. Шулай ук “Хокукый мобиль” – билгеле бер график һәм алдан сорау буенча күчмә очрашулар оештырыла. Шәхсән үзе килә алмаучыларга алдан килешү нигезендә онлайн-аңлату үткәрелә. Рухи-психологик ярдәм дә бик кирәк. Белгечләр фронттан якын кешеңне көткәндә туган күңелдәге борчуны, ялгызлык хисен дә җиңәргә ярдәм итә.
Яшь буынны тәрбияләү һәм гуманитар ярдәм
Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты үсеп килүче буында каһарманнар турындагы истәлекләр саклануны максат иткән мәдәни-ватанпәрвәрлек чараларын оештыру белән дә шөгыльләнә. Яшьләр белән эшләү – тагын бер мөһим юнәлеш: егет-кызларны, яшьтән үк якыннар турында кайгыртырга һәм Ватанны яратырга өйрәтеп, нигезендә ватанпәрвәрлек һәм волонтерлык рухы булган проектларда катнашырга этәрәләр.
Моннан тыш, комитет, сугышчылар өчен гуманитар йөк туплап, аларны билгеле бер урыннарга озату белән дә шөгыльләнә. Өч ел эчендә 150 тоннадан артык гуманитар йөк җыелган, МХО урынына берничә УАЗ автомобиле, 1,5 миллион сумнан артык бәягә дарулар тапшырылган. Комитет тырышлыгы нәтиҗәсендә МХО сугышчылары гаиләләре әгъзалары, балалары 67 мәдәни чараларда катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Нет комментариев