Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Пенсиямнең яртысы орлыкларсатып алуга китә, - ди бакчачы Рафидә Хәйретдинова

Урамда өем- өем кар әле... Тик әле бу һич тә бакча эшләре башланмады дигән сүз түгел. Чананы җәйдән әзерлә, дигән әйтемне күздә тотып, күпчелек райондашларыбызның өйләрендә рассадасы үсеп тә килә инде. Базарлы Матакта яшәүче Рафидә Хәйретдинова да – шундыйлардан.


Узган ел яз аенда без аның күпләп чәчәк үстерүе хакында язган идек. Быел нинди ният белән яши, бакчаны гөлле итү буенча хәстәрлек эше башланганмы икән дип, үзенә шалтыраттык. Һәм ялгышмадык та: үсентеләре үсеп килә икән ләбаса... Бакчачы белән болайрак сөйләштек:

– Ни хәлләрегез бар? Үсентеләр утыртыр чак җиткәндер?

– Гыйнвар ае ахырында ук төрледән-төрле петуниялар утырттым инде. Аларның миндә, “каскадный”, “ампельный” дип йөртелеп, савыттан асылынып төшеп үсүчеләре дә, җирдә купшы булып, тармакланып чәчәк атучылары да бар.

–Тагын нинди чәчәкләр утыртасыз?

– Ни генә юк инде миндә: лобелия, вербеналар бакчада шау чәчәк була. Бальзамин, катарантуслар өйдә дә, бакчада да гөрләп үсә. Өйдә менә яраннарым чәчәк ата башлады инде... Гөлләремне аерым-аерым 40лап савытка утырттым. Җылытылучы теплицам юк, шуңа күпләп үстерә алмыйм шул...

– Яшелчә орлыкларын кайчан утыртасыз?

– Борычларым үсеп килә, помидорның теплицада үсә торганнарын кечкенә стаканнарга күчереп утырттым инде, аннары мин аларны бераз зуррак савытларга күчерәчәкмен. К

Көннәр җылынып киткәч, теплицада урын алырлар. Әмма анда да башта кичләрен капларга туры килә әле, чөнки салкын була...

– Орлыкларны кайдан аласыз?

– Республика буенча төзелгән бер бакчачылар төркемендә мин. Шунда орлыкларны сайлыйм, заказ бирәм. Аннары Казаннан алып кайтасы була.
– Акчаны күп сарыф итәсездер?

– Орлыкларны ничә сумга сатып алуымны бер дәфтәргә язып барам. Моның өчен пенсиямнең яртысын тотам, дисәм дә, мөгаен, арттыру булмас. Яшелчә орлыкларын гына да 4 мең сумлык алдым.

– Сөйләвегездән үк үсентеләрне яратып үстерүегез күренә...
– Көн буе шулар янында мәш киләм. Үзләрен бер савыттан икенчесенә күчерәм, су сибәм. Шулай бар авырулар онытыла, күңелгә рәхәтлек, тынычлык килә... Матур язлар, яхшы җәйләр килсен иде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев