Яңалыклар

Пенсионерларга биш мең түләүне хуплаганнар

Үткән атнада Россия Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта пенсионерларга 5 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында закон кабул иткән. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез: әлеге закон киләсе елның гыйнварында Россия территориясендә даими яшәүче һәм быелның 31 декабренә Россия Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган пенсия...

Үткән атнада Россия Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта пенсионерларга 5 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында закон кабул иткән.

Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез: әлеге закон киләсе елның гыйнварында Россия территориясендә даими яшәүче һәм быелның 31 декабренә Россия Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган пенсия алучыларга 5 әр мең сум акча түләүне күздә тота. Бер тапкыр бирелә торган түләүләрне быелның 31 декабренә кадәр пенсия рәсмиләштереп өлгергән кешеләр алачак.


Нет комментариев