Радик Галләмов Әлки Сабантуенда ел да әтәч артыннан колгага менә
Район Сабантуенда һәр елны бар мәйдан халкы бөтен игътибарын биек колгага төбәп, күзләрен күккә текә.
Бу — әтәчне колгадан төшерүчене күзәтү мизгелләре. Быел да шундый бәйрәм рухын бар кунакларга Радик Галлямов бүләк итте. Ул күккә ашкан шома колгага башта үрмәләп, ярты юлны узды. Аннары аны кочып, санаулы минутлар эчендә өскә күтәрелде һәм читлектәге әтәчне иреккә чыгарды.
Югарыдан очып төшкән әтәчне бала-чага куып китә, бар мәйдан гөр килеп көлә. Ә без акрын гына аска төшүче батыр белән танышырга дип көтеп калабыз.
Радик — Базарлы Матак егете. Мәктәптә укыганда ул бадминтон белән нык шөгыльләнгән. Тренеры Максим Муштаков сүзләренә караганда, Радик бик җиңел хәрәкәтчән, көчле беләкле егет. Район күләмендәге ярышларда еш кына чемпион булган. Шулай ук бадминтон буенча республика призёрлары арасында да йөргән егет.
Диярлек һәр Сабантуйда Радик Галлямов биек колгага менеп, кунакларга күтәренке кәеф бүләк итә. 23 яшьлек егебебезгә тормышында да югары үрләрне яулап яшәвен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев