Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Район башлыгы Александр Никошин Бөек Ватан сугышы ветераны Хазыйм Фәхретдинов янында булды

Район башлыгы Александр Никошин Бөек Ватан сугышы ветераны – Түбән Әлки авылында яшәүче Хазыйм Фәхретдинов янында булды.

Хазыйм Мәрдегалләм улы – районыбызда исән калган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны. Аңа быел 101 яшь тулды. 1942 елда фронтка алынып, пулеметчы булып хезмәт итә ул. Украинаның Харьков шәһәре янында барган каты сугышларда катнаша. Бик җитди яралана, фронттан бер аяксыз кайта.
 Хазыйм ага тыныч тормышта да, сау-сәламәт ирләр янәшәсендә хезмәт куя.


Александр Федорович, ветеранның кулын кысып, аңа ныклы сәламәтлек теләде, тәм-томнар тутырылган күчтәнәчен тапшырды. Теләкләргә Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев та кушылды.


Хазыйм ага Фәхретдинов район җитәкчесен һәм барлык әлкилеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. “Киләсе елда илебезгә тынычлык килсен иде!” – дигән теләген җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев