Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советы депутатлары кичектергесез мәсьәләләр карады

Район Советының чираттагы утырышында депутатлар көн тәртибе буенча хәрби контракт мәсьәләсенә кагылышлы карар кабул иттеләр.

Сүз муниципаль вазифаны биләгән затларга һәм җирле үзидәрә органнарында эшләүче муниципаль хезмәткәрләргә акчалата премия бирү турында бара. Бюджет оешмасында хезмәт куючыларга, районда яисә читтә яшәүчеләрдән контракт нигезендә хәрби хезмәт үтүче тапкан очракта, һәр кеше өчен берәр хезмәт хакы күләмендә акчалата премия түләнәчәк.
  Билгеле, муниципаль  хезмәткәрләр андый кандидатларга ташламалар турында аңлатырга тиеш булачак. Әйтик, хәзер контракт төзүчеләргә республика зур күләмдә акчалата ярдәм күрсәтүе хакында мәгълүматны җиткерү сорала. Бу акча, чыннан да бик саллы, ул миллион ярым сумга чаклы җитәргә мөмкин.
  Район Советы рәисе Александр Никошин: “Илебез иминлеген яклап хәрби контракт төзергә кандидатлар табуда бик күпләр тырышлык куя, хәзер исә андыйларны акчалата бүләкли дә алачакбыз”, –  диде.
  Депутатлар утырышта райондагы “Алтын үзән”  сәнгать мәйданчыгындагы  җир кишәрлекләрен тораклык җире статусыннан авыл хуҗалыгы кулланылышындагыга күчерү буенча карар кабул иттеләр. Хәзер бу җир кишәрлекләрен яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерергә теләгән урта һәм кече эшмәкәрләргә ташламалы шартларда арендага бирергә мөмкин булачак.
  Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев