Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Рәшит Хәмәтҗанов: «Бу комбайнга 26 ел элек утырган идем»

«Ремтехсервис» җәмгыяте комбайнчысы Рәшит Хәмәтҗановны кыр карабын яңа уракка хәзерләгән вакытта күреп сөйләштек.

 

«Бу комбайнга 26 ел элек утырган идем. Ул елларда чит илләрдә җитештерелгән New Holland кебек техника районда юк иде әле. Шул вакыттан бирле бергә һәр елны урып-җыюда эшлибез. Мин аның холкын беләм, ул да мине аңлый кебек. Берәр төене туза башласа, "запас часть иртәгә кайта, бүгенгә түзеп эшлә" дисәм, чыдый бит», — дип көлә Рәшит Хәмәтҗанов, комбайнын яратып сыйпап.

Тәҗрибәле механизаторның җитәкчеләргә дә киңәше бар:

«Хәзер эшләүче барлык комбайнчылар да диярлек заманында олылар янында ярдәмче булып эшләгәннәр иде. Менә хезмәттәшем Фәрит Гәрәев тә заманында минем ярдәмчем иде. Инде ике дистә ел бергә комбайннарда эшлибез. Без үзебезгә алмашны шул ярдәмчеләр аша гына хәзерли алабыз. Кайтарырга кирәк бу тәртипне — һәр комбайнчыга берәр ярдәмче бирергә», — ди Рәшит Хәмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев