Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт барыгызга да! Булат бүгенгесе көндә өйдә

Хөрмәтле әлкилеләр, дуслар, туганнар, күршеләр, хезмәттәшләр.

 
Безне бу дөньяда яшәгәндә Аллаһы тәгалә ничек кенә сынамый да, нинди сәбәпләр белән генә очраштырмый да, нинди сәбәпләр белән аермый. Язмамның башында шуны әйтәсем килә, язмыш сынавыдырмы, әллә күрәчәгебез булгандырмы... Талгын гына аккан су кебек безнең тормышыбыз да әкрен генә үз көенә ага торды. Беркемнән дә күпсенмичә, бер кемнекенә дә кызыкмыйча үзебезнең булганына шөкер ана кылып яшәгәндә, хәлдән килгәнчә эшләп йөргәндә, уйламаганда Булатның авырып китүе безнең өчен бик зур сынау булды . Безгә үзебезгә генә күтәрүе бик авыр вакытта, бу хәбәрне ишетүе минутыннан ук атылган вулкан шикелле сез барыгызда ярдәмгә кушылдыгыз. Һәм хәрдаим әлеге көнгә хәтле төрле яклап булышып торасыз.
Бик тиз арада зур сумма акча җыеп, документлар ясап Израилгә озатырга булыштыгыз.  Инде тиз арада бик матур концерт оештырдыгыз. Язмамның барышында беркемнең дә исемнәрен аерып әйтеп язмаска булдым, чөнки кемнәрнедер ялгыш онытып калдырып үпкәләтәсем килми. Концертны оештурычыларга, ерак араларны якын итеп, юк вакытыгызны бар итеп ярдәм итәргә ашкынып килүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Кулымны сузып акчаны алуы ничек кенә авыр булса да, алга таба Булатның дәвалануы өчен түләргә алырга мәҗбүрмен. Бүгенге көндә Булат өйдә, чөнки рецепт белән генә бирелә торган даруларны алу өчен яшәү урыны буенча учётка басу һәм группасы булуы кирәк.
Табиблар өйгә килеп комиссия үткәрделәр. Булат яңадан Мәскәүгә химия алырга китә. Ул һәрвакыт үзенең рәхмәтләрен әйтеп тора. Язуымның азагында үземнең һәм гаиләм, туганнарым исеменнән башымны түбән иеп барыгызга да зур рәхмәт әйтәм. Изгелегегез үзегезгә изгелек булып кайтсын. Хәсрәтләр читләтеп үтсен, шатлыкка төренеп яшәгез. Дөньялар тыныч булсын. Булатыбызга терелеп кайтуын телибез һәм Аллаһы тәгаләдән сорыйбыз, өметләнәбез. Сез аңа ничек булышкан булсагыз, ул да һәрвакытта да бөтен кешегә дә ярдәм кулы сузарлык булып терелеп кайтсын. АМИН!

Талия Шәрипова.

 

   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев