Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Республика комиссиясе Әлки районында техника төзеклеген бәяләде

1 апрельдән, районда быелгы язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларны, тагылма агрегатларны кабул итү буенча, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы баш белгечләреннән торган республика комиссиясе эшләде.

Алар Әлки игенчеләренең сабан эшләренә әзерлеген югары бәяләделәр.


Быелгы яз бик үзенчәлекле килде. Март башында бөтен дөнья ап-ак кар астында булса, инде ай ахырында күп кенә басулар аңардан арынырга да өлгерделәр. Димәк, сабан эшләренә керешергә дә вакыт бик тиз җитәр.
 Район механизаторлары техника ремонтына узган ел ук ныклап керешкән иде. Нәтиҗәдә, 91 тырмалау агрегатының зур күпчелеге  былтыр ук тулысынча диярлек төзекләндерелгән. 

Эре хуҗалыкларда, фермерларда 244 трактор исәпләнә. Шуларның 223 е бүгеннән басуларга чыгып эшләргә әзер. “Хузангай”ның – ике, “Востокзернопродукт”ның  алты  тракторының двигательләре диллер оешмаларыннан ремонттан кайтып җитмәгән. Урыннарда үткән тикшерүләр барышында ул тракторлар да, 8 апрельдән дә соңга калмыйча, әзерлек сызыгына басарлар дип ышандырдылар.
 Хуҗалыкларда 76 берәмлек – чәчү агрегаты һәм 18 данә чәчү комплексы бар. Әлеге агрегатларның төзеклеген белгечләр югары бәяләде. Аларның 97 проценты чәчүгә төшәргә әзер. Ә калганнары 5 апрельдә ремонттан чыгачак икән. Райондагы 113 культиватор агрегаты да комиссия тарафыннан яхшы бәяләр алды.
 Быелгы язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканы төзек хәлгә китерү өчен, 95 миллион сумнан артык акча соралган булса, шуның 88,4 миллионы бүлеп бирелгән.
Тикшерүләр барышында хуҗалыклардагы хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләсе дә җентекләп өйрәнелде. Бигрәк тә механизаторларның махсус киемнәр белән тәэмин ителеше, медицина аптечкасы, янгынга каршы көрәш чарасы буларак кулланыла торган җиһазларга зур әһәмият бирелде. Эш урынында хезмәтне саклау, хәвефсезлек техникасы буенча механизаторлар белән инструктажлар үткәрүнең нәтиҗәлелеге тикшерелде.
 Комиссия әгъзалары ашлама, орлык белән тәэмин ителешне дә карадылар. Шулай ук ягулык-майлау материаллары белән ничек запаслануны бәяләделәр.
Механизаторларга кытлык бар, билгеле. Иң мөһиме, тракторчыларга  эш бирүчеләрнең хезмәт хакы бурычлары юк. Игенчеләрнең кәефләре әйбәт, аларның  язгы сабан эшләрен вакытында һәм зур сыйфат белән башкарып чыгачакларына ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев