Республика Рәисе, контракт төзеп, хәрби хезмәткә китүчеләргә 3,1 миллион сум түләү карарын кабул итте
Без Әлки районы хәрби комиссары вазифаларын башкаручы Илнар Хәмәтҗанов белән шул турыда сөйләштек.
– Әйе, август аеннан, Татарстан аша контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китүчеләргә Республикада бер тапкыр 3,1 миллион сум түләү кертелде. Бу – илдә иң зур түләүләрнең берсе. Белгәнебезчә, Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларны, аларның гаиләләрен даими кайгырта: “Без үзебезнең сугышчыларны һәрчак кайгырттык һәм киләчәктә дә аны дәвам иттерербез. Безнең бурыч – аларга бөтен яктан ярдәм итү”, – диде Рәис. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, контракт төзүчегә түләүләр ике өлештән тора: 2,7 миллион сумы – республикадан, 400 мең сумы – Россия Саклану министрлыгыннан.
– Илнар Илдарович, фронтка китүчеләрне, аларның гаиләләрен кайгыртып, тагын нинди чаралар күрелергә мөмкин?
– Контракт төзүгә, бер тапкыр бирелә торган түләүләр ул хәрбиләрнең гаиләләрен кайгыртып күрелгән чараларның бер өлеше генә. Татарстанда контракт төзүчеләргә башка төрле кайгырту чаралары да каралган. Моны хәрбиләр үзләре дә раслап торалар. Шуңа да Татарстан аша контракт төзүчеләр саны күп. Әйтик, 31 июльгә республика аша 10 меңгә якын кеше контракт төзеде.
– Димәк, чит өлкә-республика егетләре өчен дә Татарстан аша контракт төзеп китү күпкә отышлы?
– Әйе, безгә Ульяновск, Самара егетләре, контракт төзергә теләк белдереп, еш кына мөрәҗәгать итәләр. Контракт төзү буенча җитди карары булган егетләргә юл чыгымнары түләнә, яшәү һәм туклану алар өчен бушлай. Ә документларын рәсмиләштерү ике көннән артмый. Контракт төзүче район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Казанда контракт буенча хезмәт итүне рәсмиләштерүче “Батыр” үзәге эшли. Ул республикада пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә өйрәнү өчен укырга юллама бирә ала.
– Бер тапкыр 3,1 миллион сум түләүдән тыш солдат нинди айлык хезмәт хакларына исәп тота ала?
– Махсус хәрби операциядә катнашучының айлык түләүләре 210 мең сумнан башлана. Аларга сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран статусы бирелә. Шулай ук хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына Татарстанда төрле льготалар каралган: 10 миллион сумга кадәрле кредитны каплау, кредит каникуллары бирү, җәмәгать транспортларында түләүсез йөрү, спорт секцияләрендә бушлай шөгыльләнү, югары һәм урта уку йортларында бюджет урыннарына керү һәм башка күп төрле ташламалар бар. Татарстан аша контракт төзеп киткән солдатларга даими гуманитар ярдәмнәр озатыла.
Республикада йөзләгән волонтер оешмалары бар. Алар яшеренү челтәрләре, киемнәр, автомобиль, дрон, башка күптөрле җайланма, җиһазлар озаталар. Ай саен хәрбиләр алдында артистларыбыз чыгыш ясый. Медицина ярдәме күрсәтү һәм МХОдә катнашучыларга тернәкләнү курслары үтү мөмкинлеге тудыру – ул безнең илдә иң алга киткән юнәлешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев