Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада бу дүшәмбедән кабат театрлар, кино заллары, цирк эшли башлый

Бүгеннән, 17 августтан, республикада кабат театрлар, кино һәм концерт заллары эшли башлый.

Татарстанда коронавирус чикләүләрен” бетерүнең өченче этабы башланды. Театрлар, кинотеатрлар, цирк, концерт заллары, аквапарклар кабат ишекләрен ача. Әмма аларда халык саны мөмкин булганның 50 процентыннан артмаска тиеш. Шулай ук  санитар нормалар һәм таләпләрнең тулысынча үтәлүе зарур.

Ачык мәйданнарда күп дигәндә 100 кеше җыеп чаралар үткәрергә була. Ә биналардагы чараларда халык саны берьюлы 50 кешедән артмаска тиеш. Спорт чаралары үткәрү мөмкинлекләре дә киңәя. Стадионнарда хәзер тамашачылар саны гомуми күләмнең 25 процентын тәшкил итә ала. Кафе һәм рестораннарда күп дигәндә 50 кеше катнашында мәҗлесләр үткәрү рөхсәт ителә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев