Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада коронавирустан беренче үлем очрагы теркәлде

Республикада коронавирус белән зарарлану очраклары арта бара.

Әйтик, бүген куркыныч инфекция йоктыруның 65 яңа очрагы расланган. Болардан 6 кеше хастаханәгә салынган, 59 ы өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яисә симптомсыз формасы. Җиде кеше авыруны читтән йоктырып кайткан, 58 е чирлеләр белән аралашу аркасында зарарланган.

Шулай ук (вместе с тем) Татарстанда  COVID-19 вируслы пациент үлеменең беренче очрагы расланган. Яр Чаллы хастаханәсендә 1950 елгы ир-ат вафат булган. Аңарда яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы булган. Әлеге авыру  йөрәк-кан тамырлары чирләреннән дә интеккән. Хастаханәдә ул ясалма сулыш алдыру аппаратына да тоташтырылган булган.

Кызганыч, күрше-тирә районнарда да коронавирус йоктыру очраклары өстәлеп тора. Бүген Нурлатта COVID-19 белән зарарлануның – бер, Чистайда дүрт очрагы расланган.

Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Эллада Дюгеева хәбәр иткәчә, безнең районда коронавирус йоктыруның расланган очраклары юк. Бу әлкилеләрнең саклану чараларын үтәүгә җитди каравы хакында да сөйли.

Район халкын үзизоляция режимын тайпылышсыз үтәргә чакырабыз. Истә тотыгыз: куркыныч вирусның таралуына юл куймау күбесенчә үзебездән  тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев